Баулы районы ЗАГС бүлеге белгечләренә шәһәр чыршысы ачылган көнне бүләкләр тапшырылды

2017 елның 23 декабре, шимбә

Баулы шәһәренең төп мәйданында  традиция буенча үзәк чыршы ачылу тантанасы узды. Оештыручылар тамашачыларны театральләштерелгән тамаша белән шатландырды.

Ел саен мондый чараларның аерылгысыз өлеше булып узып баручы елда иң  зур уңышлар казанган  булылыларны бүләкләү тантанасы булып тора.  Быел да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән 25 кеше, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар бүләкләнде.

Шулай итеп, ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасы белән ГХАТ бүлегенең баш белгече Альбина Ахметова бүләкләнде, ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатлары белән ГХАТ бүлеге хезмәткәре  Ләйсән Нагимуллина, Томбарлы  һәм Салих авыл җирлекләре секретарьлары Миназова Айгөл һәм Чачка Бадреева бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International