Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан 2017 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Радик кызы Шагалиева, никахлашуның алтын юбилее уңаеннан Хасановлар һәм Солуймановлар гаиләләрен 50 һәм 55 яшь бергә торуларына чын ихлас күңеленнән котлады.
“Ихлас күңелемнән сезгә сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим һәм сезгә киләчәк көннәрдә дә саулык, бәхетле озын гомер насыйп булсын. Йортыгызда һәрвакыт бәрәкәт, игелек, тынычлык хөкем сөрсен!” диеп йомкаклады җитәкче.