Гаҗәеп казан гаиләләре бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үттеләр.
21 декабрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә 26 гаилә пары өчен мөһим һәм изге бәйрәм булды. Бу бәхетле гаилә булып 60 һәм 50 ел бер-берсен хөрмәт итеп, иңгә иң терәп, кулга кул тотынып, хөрмәтлә лаек акыллы балалар үстереп ир белән хатын булып яшәгән бәхетле парлар. Бу көнне алар Мендельсон маршы астында кабат тантаналы залга уздылар. Күп еллар элек алар шундый ук яратучан,шундый ук яшь йөрәкле егет белән кыз иделәр.
«Казан» гаилә Үзәге хезмәткәрләре алар өчен искитмәле чара оештырдылар. Һәм шулай ук юбилярларга Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Чара вальс биюве белән тәмамланды.