Минзәлә районында граңданлык актларын теркәү органнарының 100 еллык юбилее үткәрелде. Әлеге күркәм бәйрәмгә кунак итеп күп еллар ЗАГС эшен башкарган ветераннар, авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтибләре, башка оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Район башлыгы Айдар Салахов барлык кунакларны да кайнар котлады, уңган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук тантанада район прокуроры Ф.Хафизов, хәрби комиссар С.Владимиров, районда “Бердәм Россия” партиясен җитәкләүче Е.Сысоева, социаль яклау бүлеге мөдире Т.Мясникова, архив бүлеге мөдире Л.Нургатина катнашты. Авыл җирлегенлә сәркәтиб эшен башкаручы ханымнарның гаиләләрен 25, 30 еллык юбилейлары белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырылды.