«Безнең Яша дәдәй»

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

21 нче декабрь көнне тыл һәм химзавод ветераны Җиһангәрәй Дәүләтгәрәй улы Гафаров туганнары һәм якыннары белән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Бондюгта туып үскән. Хезмәт биографиясен  аңа иртә башларга туры килә, чөнки  сугыш бар кешене дә станок артына басарга, колхозларда эшләргә, солдатларны киендерергә мәҗбүр итә. Җиһангәрәй дә бишенче класстан соң укуын ташлап , итекче өйрәнчеге булып урнаша. Озакта үтми ,ул бу эшне тулаем үзләштерә:чабата да үрә, киез итек тә олтанлый, аяк киемнәрен дә төзәтә. Сугыштан соң егет химзаводның ремонт-механика цехына урнаша, шуннан армия сафларына  чакырыла.

- Сәламәтлегем  начар булу сәбәпле мине сугышка алмадылар, - дип сөйли ул.-  Шулай да армиядә 4,5 ел хезмәт иттем. Советлар Союзының күп шәһәрләрендә булдым, сугыштан соң җимереклекләрне  торгызуда катнаштым.

Демобилизациядән соң туган цехы ремонтчы-универсал Җ.Гафаровны колач җәеп каршы ала. Кайда гына булмасын – эшендә дә, үзе яшәгән йорт ишегалдында да, балыкта да  ул   “ үзебезнең Яша дәдәй” булып кала.

Аңа хәзер дә ,русчалатып, шулай  эндәшәләр, - ди Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина.

Юбилярны район башлыгы Валерий Чершинөев тәбрикләде, Рәсәй Президентыннан котлау открыткасы, бүләк тапшырды һәм шәһәр , химия заводы өчен намуслы хезмәт иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга химзаводның Ветераннар  Советы  һәм “Бондюжский” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре Татьяна Митшина һәм Рәмзия Әхмәдиева, ремонт-механика цехы вәкилләре  дә кушылдылар.

Ике ел элек Җиһангәрәй абый 56 ел бергә гомер иткән  хатыны Наиләне югалткан. Соңгы вакытта еш авырый да башлаган. Ләкин ветеран күңелен төшерми, улы  Рифхәт һәм килене Нәзирә  белән яши. Икенче улы Әсхәтнең гаиләсе дә гел хәлен белеп тора. Бабайларын дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы яраталар, рәхәтләнеп аның балыкчы маҗараларын тыңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International