21 декабрьдә Чистай Никахлашу йортында ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булып узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көче белән оештырылган әлеге чарада тармак ветераннары,техник хезмәткәрләр, акт язмаларын тикшерү буенча белгечләр катнашты.Бүлек начальнигы Верва Белова- Реутина истәлек бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. ЗАГС турында шигырьләр конкурсы үткәрелде, аннары барысы да бергәләшеп чәй эчтеләр.