ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Быел Россиядә ЗАГС оешуга – 100 ел. 18 декабрь көнне исә ГХАТ органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Бу көнне район ГХАТ бинасында мактаулы хезмәткәрләр мул табыннар артында үтеп баручы елга нәтиҗә ясады, киләчәккә булган планнары хакында сөйләште.

«Лучший ведущий торжественной церемонии регистрации актов гражданского состояния» Республика конкурсында - Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Зарипова Миляуша 3 урынга лаек булды.

ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан, 20 декабрь көнне Мортыштамак мәдәният йортында зур чара үтте. Анда авыл җирлекләре секретарьләре, ветераннар, Мортыштамак авылында гомер кичерүче, бергә яшәүләренә 50, 60 ел булган үрнәк гаиләләр катнаштылар.

Яшел Үзән шәһәренең предприятие һәм оешма җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсе үз һөнәрләрендә иң яхшыларын бүләкләү белән башланып китте. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлевага Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасарына Екатерина Романовага мактау грамотасы тапшырды.

Баулыда яшәүче Гыйззәтуллина Саимә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Саимә Гыйззәтуллина тумышы белән Кайбыч районыннан. Сугыш башланганда, аңа нибары 14 яшь була.

Алабугада яшәүче хезмәт ветераны Екатерина Грязнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Аны котларга башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.М. Рыбокова килгән иде.

Авыр сугыш елларын кичереп, олылар белән беррәттән эшләдек. Балаларга без кичергәннәрне ходай курсәтмәсен,- диде Екатерина Артемовна.

    Муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов  катнашучыларны зур юбилей белән тәбрик итте, гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып баручы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге секретарьлары хезмәтенең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләде.Бу эштә озак еллар эшләгән хезмәткәрләр: Гөлсирә Галлямовага, Рузалин Айнулловага, Илсөяр Сафинага, Раиса Хованскаяга, Фәния Хафизовага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

        Биектау районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 333 бала теркәлде. Гәйфетдиновлар Илдар һәм Ләһсән гаиләсендә юбилей сан астында Хәлил исемле малай туды. Ул гаиләдә оченче бала булып дөньяга аваз салды. «Хәлил» исеме гарәп телендә дуслыкны  аңлата.

     Ютазы районы ГХАТ бүлегенең өлкән хезмәткәре Фаздуллина Гөлназ Мөнир кызына һөнәри осталыгын зурлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең Мактау Грамотасын тапшырдылар. Бу зур бүләкне тантаналы рәвештә район башлыгы ярдәмчесе Зәрия Рашитова бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International