Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы ЗАГС хезмәткәрләрен гражданлык хәле актларын теркәү органнарына 100 ел тулу белән котлады.
Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
19 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлегендә Борисовлар гаиләсе Маркел улы Григорий һәм Дмитрий кызы Анна 60 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
2017 елның 19 декабрендә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә Россия ЗАГС органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендә нәтиҗәле эшләре өчен Мактау грамоталары тапшырды. ЗАГС бүлеге эшен лаеклы бәяләү әлеге өлкәдә күппланлы эш һәм киләчәктә җаваплы мәсьәләләрне чишү өчен стимул булып тора.
Хәрби ант кабул итү - яшь кеше өчен бу бик мөһим көн. Азнакай муниципаль район Советы һәм Хәрби комиссариаты яшь солдатларның ата-анасына сәфәр оештырды. Алар Самара шәһәрендә урнашкан хәрби өлешкә баралар, шунда балалары тантаналы хәрби ант кабул итәләр. Әлеге игелекле акциядан ГХАТ бүлеге коллективы читтә калмады, алар якташларыбызга азык-төлек җыеп, биреп җибәрделәр.
19 декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Мендельсон туй маршы!" инструменталь башкару бәйгесенең финалы узды.
Туу, үлем, өйләнешү, аерылышу. Шатлык, кайгы. Бу сыйфатлар ЗАГС бүлеге белгечләре белән беррәттән йөри.
2017 елның 18 декабрь көнендә Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә кунаклар булды. Рифат һәм Ризәлә Закировлар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан ЗАГС бүлеген Дан китабына үзләренең имзаларын куйдылар. “Кияү белән кәләшне” шулай ук Үрнәк авыл җирлеге җитәкчесе Камалетдинов И.Р. котлап бүләкләр тапшырды.
2017 елның 18 көнендә Сеҗе авыл җирлеге Сикертән авылында гомер итүче Хөсәенов Тимершаих Сабирҗан улы һәм Рая Сәфәр кызын зөбәрҗәт туйлары белән котладылар, истәлек буләге тапшырдылар. Юбилярлар "Дан китабына" кул куйдылар.
Россиянең ЗАГС органнары оешуга багышланган онытылмас вакыйга 2017 елның 18 декабрендә Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында булып үтте.
Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераны, полиция подполковнигы Руфат Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге милиция майоры, ветераннар советы рәисе Васил Вахитов, “Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы” учреждениесе Чаллы территориаль идарәсенең Актаныштагы бүлек башлыгы Рәсимә Сәетова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.