Арча районында алтын туй

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

  2017 елның 18 декабрь көнендә Арча районы  Үрнәк авыл җирлегендә кунаклар булды. Рифат һәм Ризәлә Закировлар гаилә коруларына 50 ел булу уңаеннан ЗАГС бүлеген Дан китабына үзләренең имзаларын куйдылар.  “Кияү белән кәләшне” шулай ук Үрнәк авыл җирлеге җитәкчесе Камалетдинов И.Р. котлап бүләкләр тапшырды. 

   Илле ел бергә тату гомер кичергән юбилярлар  балаларының үзләренә булган ихтирамына сөенеп туя алмаса, балалары гайләдә туганлык җепләренең ныклыгын саклап торучы әти-әниләренең исәнлекләренә шөкер итеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International