Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә инструменталь башкару бәйгесе

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

19 декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Мендельсон туй маршы!" инструменталь башкару бәйгесенең финалы узды.

Бәйге Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан уздырылды. Ул ике номинация буенча узды: "Ансамбль" һәм "Шәхси башкару".  Өч яшь категориясендә катнашырга мөмкинлек бар иде:  8 яшьтән 10 яшькә кадәр; 11 яшьтән 14 яшькә кадәр; 15 яшьтән 18 яшькә кадәр.

 Программада бер генә әсәр Феликс Мендельсонның "Туй маршын" гына башкарырга рөхсәт ителде.  Жюри составына Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина,  Түбән Кама концерт-иҗат үзәге директоры Артур Таһиров һәм "Балалар сәнгать мәктәбе" фортепиано укытучысы Әлфия Мангутова чакырылды.  

Эш нәтиҗәләре буенча, жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде һәм яңа ел бүләкләре,  сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды. Бәйгенең спонсорлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International