Хәрби ант кабул итү - яшь кеше өчен бу бик мөһим көн. Азнакай муниципаль район Советы һәм Хәрби комиссариаты яшь солдатларның ата-анасына сәфәр оештырды. Алар Самара шәһәрендә урнашкан хәрби өлешкә баралар, шунда балалары тантаналы хәрби ант кабул итәләр. Әлеге игелекле акциядан ГХАТ бүлеге коллективы читтә калмады, алар якташларыбызга азык-төлек җыеп, биреп җибәрделәр.