Чистайның ЗАГС бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре бәйрәм чарасында катнаштылар

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Россиянең ЗАГС органнары оешуга багышланган онытылмас вакыйга 2017 елның 18 декабрендә Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында булып үтте.

Республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль  район башкарма комитетларының ЗАГС бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен  Татарстан Республикасы Премьер- министры А.В. Песошин тәбрик итте.

Тантана барышында дәүләт бүләкләрен тапшыру  булды.Чистай ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова- Реутинага Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

 Татарстан эстрадасы йолдызлары башкаруында искиткеч җыр һәм биюләр ЗАГС хезмәте ветераннарын шатландырды. Алар әлеге чараны оештыручыларга – Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International