2016 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көнен билгеләү турында" Карарын кабул итте.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан әлеге тармак хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин үзенең котлауларын юллады.
18 нче декабрь көнне тыл хезмәтчәне Малышева Анастасия Егор кызын 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, халыкны социаль яклау идрәсе җитәкчесе Фаина Козырева котладылар һәм Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Азнакай районы Актүбә бистәсендә ГХАТ бүлегенә – 100 еллыгына багышланган бәйрәм үтте. Шул көнне төрле конкурсларда катнашып призлы урын алучыларга Грамота һәм бүләк тапшырылды. Бәйрәмдә күп еллар ЗАГСта эшләгәннәрне иске төшерделәр, аларга рәхмәт сүзләр эйттеләр. ДК артистлары үзләренең сәнгатъләре белән тантананы бизәп тордылар.
2017 елның 18 декабрендә Казанда, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
2017 елның 18 декабрендә Казанда, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Юктыр шундый кеше, кемнең тормышы ГХАТ бүлеге белән бәйле булмаган. Нәкъ менә биредә кешенең тормышында булган иң мөһим вакыйгаларны теркиләр. Һәм нәкъ менә биредә һәрвакыт шат һәм булышырга әзерләр.
Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерециясе ГХАТ бүлекләренең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
2017 елның 17 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы Елантово авыл җирлегендә, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 100 еллык юбилеена багышланган, тантаналы чара узды.
Әлеге күркәм чарага кунак итеп күп еллар ЗАГС хезмәтен башкарган ветераннар, авыл советы секретарҗлары чакырылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Д.Әнвәрова , район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Мухамадиева аларга изге теләкләрен җиткерде. Сезнең хезмэт зур төгәллек таләп итә, һәр кешенең соравын дөрес итеп вакытында хәл итүне сорый, сез үз эшегезне җаваплы башкарып киләсез, алдагы көннәрдә дә сезгә уңышлар , гаиләләрегездә иминлек теләп калабыз, дип эйттеләр алар.
16 декабрьдә үзләренең зөбәрҗәт юбилейларын (55 ел) Гыйззатуллинар Хамбәл һәм Роза гаиләсендә билгеләп үтте. Аларның хезмәт эшчәнлеге Коркачык тимер-бетон эшләнмәләр заводында узды. Өч ул һәм кызларына гомер бирделәр Хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Гиззатуллинар гаиләсе Коркачык бистәсендә үрнәк гаилә булып санала.
ЗАГС органнарының 100 еллыгы алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсе белгече кабат зөбәрҗәт туйларын билгеләүче гаилә бәйрәмендә кунакта булып кайтты.