ЗАГС органнарының 100 еллыгы алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсе белгече кабат зөбәрҗәт туйларын билгеләүче гаилә бәйрәмендә кунакта булып кайтты.
Анатолий Александрович һәм Валентина Алексеевна кавышуларының тарихын сөйләде һәм ачыкланганча, алар бергә 40 елдан артык хезмәт куйган ПАО "Татнефть"транспорт идарәсендә танышканнар.
55 ел элек 1962 елның 9 декабрьдә аларның никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Шуннан бирле Некрасовлар гаиләсенең җылы учагы балаларын һәм туганнарын җылытып сүнми яна. Анатолий Александрович һәм Валентина Алексеевна гаиләсендә ике кыз Ирина һәм Елена, аларның да бүгенге көндә инде үз гаиләләре бар. Бүген безнең юбилярлар дүрт оныклары өчен иң яхшы дәү әти һәм дәү әни булып яшиләр.
Бу көнне искиткеч гаилә пары адресына бик күп җылы сүзләр, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Юбилярлар Әлмәт районы юбилейларының елъязмасына кулларын куйдылар һәм истәлеккә аларга ЗАГС органнарының 100 еллыгы һәм зөбәрҗәт туйлары хөрмәтенә юбилейлы открытка һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай, мәхәббәт һәм якыннарының һәм туганнарының кайгыртучанлык атмосферасында юбилярлар зөбәрҗәт туйларын каршы алдылар.