2017 елның 17 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы Елантово авыл җирлегендә, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 100 еллык юбилеена багышланган, тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә авыл советы секретарьлары һәм ветераннары: Гайнетдинова Асия Фазуловна, Клевлина Анна Михайловна һәм Комиссарова Тамара Михайловна катнашты. Алар 46 ел дәвамында гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә эшләгәннәр.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары Лебедев Сергей Владимирович һәм Валентина Андреевна булды. Алар быел "мәрҗән туйларын" билгеләп үткәннәр.