2017 елның 18 декабрендә Казанда, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Бәйрәм кысаларында « Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы” Татарстан Республикасы ГХАТ органнары һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шавалеева кулыннан җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре арасында: Алсу Вәгыйзова (рус телендә никах теркәү тантанасы), Айгөл Фазлыева (юбилейларны хөрмәтләү тантанасы) һәм Фирюза Садыйкова (татар телендә никах теркәү тантанасы) бар иде.