Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе медаль белән бүләкләнде

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

2017 елның 18 декабрендә Казанда, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан, тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин барлык катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республиканың иң яхшы ГХАТ идарәсе белгечләрен билгеләп үтте.

 Бүләкләнүчеләр арасында – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина да бар иде. Гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен,  Бэлла Ивановна  «Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International