ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты холлында бүген Татарстан Республикасы ЗАГС органнары оешуына 100 ел  тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. 

Лаеш районының ГХАТ бүлегендә ике игезәк Глеб белән Данил туулары теркәлде. Балаларның әтисенә туу турында таныклык һәм йомшак уенчыклар тапшырылды. Бу көн әти кеше куңелендә гомерлеккә истәлекле һәм онытылмас хатирә булып калыр.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

15 декабрь көнне ГХАТ бүлекләренең оештырылуына 100-ел тулуны каршылау уңаеннан Тәтеш ГХАТ бүлегендә Кристина и Сергей Алексеевлар язылышуларын теркәделәр.

Яшь парларга мәхәббәт һәм  бәхет телибез.

 15 декабрь көнне Сарман район үзәгендә ике яшь гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы үткәрелде. Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар туу белән бәйле бу бәйрәм шулай ук илебез ЗАГС органнарының 100 еллыгына да багышланды.

2017 елның 18 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы “ЗАГСта язылышып өйләнешү, балалар һәм гражданлык хәле актларын алып бару турында” декрет кабул итте. Инде бер гасыр ЗАГС органнары мөһим һәм кирәкле гражданлык хәле язмаларын алып бару вазыйфасын башкаралар.

Районыбызда теге яки бу документларны теркәү буенча җиңел булмаган эшне дистә еллар буена алып барган кешеләр турында кыскача гына сөйләп китәбез.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Николай Никифорович белән Любовь Семёновна Поликарповлар үзләренең алтын туйларын бәйрәм итте. Ярты гасырлык уртак тормыш юлы узган пар бер-берләренә булган тирән хөрмәт, эчкерсез ярату, ышану, тугрылык хисләрен вакыт дәвамында раслаган.

15 декабрь көнне Теләче район хакимиятенең утырышлар залында  бер төркем райондашларыбызга   Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов республикакүләм ведомстволарның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

2017 елның 5 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Ахметшиннар гаиләсенең "энҗе" туй тантанасы узды. 

15 декабрь көнне юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш  һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча беренче урынбасары вазифасын башкаручы Роберт Гаффаров котлады. Ул  район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Бүген  Әлки муниципаль район советының 18нче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов та катнашты. Депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын расладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International