Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Николай Никифорович белән Любовь Семёновна Поликарповлар үзләренең алтын туйларын бәйрәм итте. Ярты гасырлык уртак тормыш юлы узган пар бер-берләренә булган тирән хөрмәт, эчкерсез ярату, ышану, тугрылык хисләрен вакыт дәвамында раслаган. Бергә бик күп юллар узылган, бик күп эшләр башкарылган. Тантаналар залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Нәкъ 50 ел элек булган, яшь вакыттагы кебек, алар үзләренең имзаларын ЗАГС кенәгәсенә куйды. Юбилейлы пар вальс биюендә әйләнде. Алар бүгенге көндә яңа гына гаилә коручы яшь парларга үзләренең ныклы гаиләсе белән үрнәк булып торалар.