Сарман муниципаль районында ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2017 елның 15 декабре, җомга

 15 декабрь көнне Сарман район үзәгендә ике яшь гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы үткәрелде. Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар туу белән бәйле бу бәйрәм шулай ук илебез ЗАГС органнарының 100 еллыгына да багышланды.

Сарманда яшәүче һәм икенче балаларын алып кайтучы Альберт-Лилия Шәриповларны һәм Айрат-Лилия Миннәхмәтовларны иң элек район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде. “Ана” дигән бөек исемнең һәрвакыт югары йөртелүен, ананың гаиләдә генә түгел, җәмгыятебез язмышында да мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Соңыннан сүз район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Юлия Исмәгыйловага бирелде.

Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ләлә Баһманова әлеге гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды.

Тантанада “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина да катнашты әти-әниләргә һәм яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International