Бүген Әлки муниципаль район советының 18нче утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов та катнашты. Депутатлар 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын расладылар. Утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләр каралгач, район башлыгы Александр Никошин бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында ГХАТ бүлеге специалистлары һәм Югары Колчура җирле үзидарә сәркәтибе дэ бүләкләнде.