15 декабрь көнне юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча беренче урынбасары вазифасын башкаручы Роберт Гаффаров котлады. Ул район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фаина Козырева белән Яңабирде авыл җирлеге башлыгы Евгений Никифоров та ветеранга җылы тәбрикләү сүзләрен юлладылар. Менделеевскида ветераннарны туган көннәре белән тәбрикләү һәм өлкән яшьтәгеләрне хөрмәт итү традициягә әйләнде.
Нина Фадеева Монаш авылында туып-үскән. Әсән авыл хуҗалыгын тәмамлаган. Төмән өлкәсендә эшләгән һәм яшәгән. Аннан соң туган ягына әйләнеп кайткан һәм 25 ел буе магазинда сатучы булып эшләгән. Аның дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ул хәзерге көндә улы һәм килененең кайгыртуын тоеп яши.