Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Мәхәббәт энҗесе"

2017 елның 15 декабре, җомга

2017 елның 5 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Ахметшиннар гаиләсенең "энҗе" туй тантанасы узды.

1987 елның декабрь аеның матур көнендә Түбән Кама районының Зур Афанас авыл җирлегендә Ахметшиннар гаиләсе барлыкка килә. Шул көннән алып, Шамгун Шакирович һәм Салимә Зиннуровнаның йортларында җылы мәхәббәт һәм хөрмәт хисе хакимлек итә.

Юбилярларның иң зур хәзинәләре һәм шатлыклары – бу аларның балалары - Илнур һәм Ләйсән. Алар шулай ук тантанада катнаштылар һәм әти-әниләрен истәлекле вакыйгалары белән котладылар.

Никахлашу Сарае белгечләре, үз чиратында, Ахметшиннарны юбилейлары белән котладылар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын тапшырдылар. Шатлыклы вакыйга хөрмәтенә, Ахметшиннарның исемнәре Түбән Кама Идарәсенең Мактау Китабына кертелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International