15 нче декабрь көнне , ГХАТ бүлеге оештырылуга 100 ел тулуны билгеләп үтү алдыннан Менделеевск шәһәренең төбәк музее күчмә күргәзмә оештырды .
Монда куелган документлар, 1930-1980 нче елгы фотографияләр аша гаилә хәле актларын теркәү бүлегенең үсеш тарихын күрергә була иде.
Тыл хезмәтчәне Мещерякова Нина Андрей кызы 2017 елның 15 декабрь үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1950 елда Лениногорск районына килеп, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Район ЗАГСында эшли, 29 ел буе анда җитәкче булып тора. Юбилее белән аны ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова, ветераннар Советы рәисе Екатерина Михаил кызы Михалева котлады.
Минзәлә районы Салкын Чишмә посёлогында яшәүче Дмитрий Петр улы һәм Анна Дмитрий кызы Титовлар үзләренең 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар гомер буе авылда яшәп, шунда хезмәт иткән кешеләр.
Өлкән кешеләрнең тормышлары якыннары, туганнары белән аралашу аркасында арта – торле илләрнең социологлары шундый нәтиҗәгэ килгэннәр. Традиция буенча, Казанның ГХАТ бүлекләрендә 50 һәм 60 ел бергә тормыш иткән гаилә парларына аерым игътибар бирелә. Аларны котлау тантанасы үткәрелде.
2017 елның 18 декабрендә ГХАТ органнары оешуга 100 ел тула. 2016 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән һөнәри бәйрәм - "Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәре көне" билгеләнде.
Күренекле датага багышлап "Татарстан Республикасы" газетасында түбәндәге публикация дөнья күрде: http://rt-online.ru/organy-zags-tatarstana-sto-let-ryadom-s-vami/
ГХАТ органнары 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТбүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы узды. 14 яше тулган 12 яшүсмергә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы паспортлар тапшырды.
Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Россия Конституциясе көне бәйрәм итүгә багышланган 14 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Чарада егермедән артык кеше катнашты, шул исәптән ата-аналар, Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Яшел Үзән районының бүлеге хезмәткәрләре һәм "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 21сентябрьда көнне 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты.
Дәрестә 13 декабрендә өйләнешергә тиешле булачак яшь парларга бик күп файдалы киңәшләр сөйләнелде. "Ышаныч" үзәге психологы гаиләдә тормыш кыйммәтләрен аңларга, тыңларга өйрәнергә, үзенең фикеренңе җиткерә белергә кирәклеген сөйләде.
Теләүчеләрне бу дәресләргә һәр чәршәмбедә 9.30 да Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә көтеп калабыз!
12 декабрь Россия Федерациясе Конституция көнендә Сарман районы музеенда 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. Миграция хезмәте белгече Гөлнара Фатихова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина беренче паспортын кулга алып илебезнең тулы хокуклы гражданы булу белән аларны котладылар.