Тыл хезмәтчәне Мещерякова Нина Андрей кызы 2017 елның 15 декабрь үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1950 елда Лениногорск районына килеп, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Район ЗАГСында эшли, 29 ел буе анда җитәкче булып тора. Юбилее белән аны ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова, ветераннар Советы рәисе Екатерина Михаил кызы Михалева котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын тапшырды.