15 нче декабрь көнне , ГХАТ бүлеге оештырылуга 100 ел тулуны билгеләп үтү алдыннан Менделеевск шәһәренең төбәк музее күчмә күргәзмә оештырды .
Монда куелган документлар, 1930-1980 нче елгы фотографияләр аша гаилә хәле актларын теркәү бүлегенең үсеш тарихын күрергә була иде.
Музей хезмәткәрләре бу системада төрле елларда эшләгән кешеләр турында сөйләделәр. Болар – Мөнәвәрә Йосыпова, римма Чершинцева, Рәмзия Сәйфуллина, Гөлсинә Загрутдинова.
ГХАТ бүлегенең архивында сакланучы 1904-1912 нче елларда Бондюгта туучыларның исемлеге язылган китаплар зур кызыксыну тудырды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, авыл башкарма комитетлары сәркатипләре күргәзмәне караганнан соң, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.