Тыл хезмәтчәне Анастасия Малышева үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

18 нче декабрь көнне тыл хезмәтчәне Малышева Анастасия Егор кызын 90 яшьлек  юбилее белән район башлыгы  урынбасары  Ләйсән Галеева, халыкны социаль яклау идрәсе җитәкчесе Фаина Козырева котладылар һәм Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Анастасия апа Монай авылында туа. Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшли. Ире белән бәхетле озын гомер кичереп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Атказанган герой ана Анастасия Егор кызының   бүләкләре, медальләре, Бөек Ватан сугышы чорында фидәкарь хезмәте өчен бирелгән мактау кәгазьләре бик күп. Ул җылы сүзләре , тәбрикләүләре өчен килгән кешеләрнең  барысына да рәхмәт әйтте һәм ,сугыш авырлыкларын күргән кеше буларак, илгә тынычлык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International