Баулыда яшәүче Гыйззәтуллина Саимә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Баулыда яшәүче Гыйззәтуллина Саимә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Саимә Гыйззәтуллина тумышы белән Кайбыч районыннан. Сугыш башланганда, аңа нибары 14 яшь була.

– Безнең районда бәрәңге эшкәртү заводы ачтылар. Мин эшләгән цехта солдатлар  өчен бәрәңге киптерәләр иде. Ач булдык, авыр вакытлар  күп булды, – дип искә ала  юбиляр.

1956 елда ире белән Баулыга  күчеп киләләр. 50 елдан артык бергә бергә яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Мин  тик утырырга яратмыйм, хезмәт кешене бизи, – дип саный ул.

Саимә апа әле һаман да тәмле пироглар пешерә. Җәй көне бакчада эшләргә, умарта  карарга ярата.

Саимә апа күп еллар ОРСта эшләгән, гомуми 45 ел стажы бар. Аны юбилее белән котларга иң якын кешеләре һәм район җитәкчелеге вәкиле - башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Хәким Мугинов килгәннәр.  Юбилярга Россия президенты В.Путин котлау открыткасын һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International