ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан, 20 декабрь көнне Мортыштамак мәдәният йортында зур чара үтте. Анда авыл җирлекләре секретарьләре, ветераннар, Мортыштамак авылында гомер кичерүче, бергә яшәүләренә 50, 60 ел булган үрнәк гаиләләр катнаштылар. Алар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр әйтелде, үзешчәннәр берсеннән-берсе матур җырларын бүләк иттеләр. Котлау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International