Биектау районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 333 бала теркәлде. Гәйфетдиновлар Илдар һәм Ләһсән гаиләсендә юбилей сан астында Хәлил исемле малай туды. Ул гаиләдә оченче бала булып дөньяга аваз салды. «Хәлил» исеме гарәп телендә дуслыкны аңлата. ГХАТ Бүлеге начальнигы Нурзидә Насиховна әтине котлап, баланын беренче документ - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.