Быел Россиядә ЗАГС оешуга – 100 ел. 18 декабрь көнне исә ГХАТ органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре иде. Бу көнне район ГХАТ бинасында мактаулы хезмәткәрләр мул табыннар артында үтеп баручы елга нәтиҗә ясады, киләчәккә булган планнары хакында сөйләште.
Бәйрәмне үзенең җылы котлаулары һәм рәхмәт сүзләре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Рәис кызы Нигъмәтҗанова ачып җибәрде.
Шулай ук ГХАТ хезмәткәрләрен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та килгән иде. Ул бәйрәм сәбәпчеләрен ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерде.
– Сезнең хезмәт бәяле. Һәм җитәкчелек тарафыннан бәяләнергә хаклы да. Кеше гомерендә була торган иң мөһим - күңелле дә, борчулы да вакыйгаларны теркәп баручы буларак сез һәрдаим халык белән тыгыз элемтәдә торасыз. ЗАГС сүзе күпчелек кешеләрдә бары гариза бирү, никахларны теркәү белән генә күзаллана. Әмма бу алай гына түгел... Сезнең бүлек – халык белән турыдан-туры эшләүче оешмаларның берсе. Күпме кешене кабул итәргә, гозерләрен вакытында үтәргә кирәк. Мин сезгә алга таба да авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә сәламәтлек, бәхет телим. Булган уңышларыгыз дәвамлы булсын, – диде Рамил Илдусович.
Озак еллар Балтач районы ГХАТ бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, район хатын-кызлар оешмасын җитәкләп баручы , Хәкимҗанова Фирая Котдус кызының да буген коллегаларына әйтәсе сүзләре күп иде.Бергә матур итеп эшләгән елларын , эшләү дәверендә килеп чыккан кызыклы хәлләрне искә төшерү, бер берсенә булушулар, алга таба планнар кору- болар барсыда күңелләрдә матур хәтирәләр булып сакланыр.