2017 елның 22 декабрь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 3000-нче бала тууы теркәлде.
Сабировлар гаиләсендә Данияр дөньга килде. Яшь гаиләнең тагын ике балалары бар– кызлары Ләйсән һәм уллары Әмир.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы уллары тууы белән котладылар. Гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләп, Даниярның беренче дәүләт документын – туу турындагы таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлау адресын тапшырдылар.