2018 нче елның 6 нчы июне көнне иртән-иртүк Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеген “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне символы булган искитерлек кыр ромашкалары бизәде.
Бүлек ишеген шакыган һәр кеше бүген ромашка бәйләме һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.
Әлеге фотода яңа туган кызлары Алена Кузнецоваага туу турында таныклык алырга килгән әнисе, әбисе һәм бертуган апасы. Әйтергә кирәк, Алена июль аенда теркәлгән алтынчы бала.
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә. Яшь буынга үрнәк булырдай гаиләләр районыбызда күп. Менә шундый күркәм сыйфатларга ия булган Илгиз абый белән Люция апа Нуриәхмәтовлар һәм яңа гаилә коручы парлар Илдар белән Диләрә Юнысовларны Сарман район үзәгенең «Илек» паркында, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне һәм “Ныклы гаилә” Россия проекты кысаларында бәйрәм узды.
5 июльдә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемле паркта Бөтенроссия «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган чара узды.
8-нче июльдә «Петр һәм Феврония» Көне билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт өчен бәхетле дип санала. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Азнакай районы Актүбә бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Крашенинников Владимир чыгыш ясады.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәр алдыннан Менделеевск районында “Гашыйклар эскәмиясен” ачу тантанасы уздырылды. Ул шәһәрнең ГХАТ бүлеге янында урнашкан. Хәзер һәр гашыйк парның шунда утырып уйлаган теләкләре һичшиксез чынга ашачак.
Бәйрәмчә бизәлгән иркен мәйданга, әти-әниләре белән бергә, матур киемнәр киеп, кырыклап бала җыелды. Халыкара балаларны яклау көнендә Кайбычта “Игелек кыл” дип исемләнгән хәйрия конөерты узган иде. Анда җыелган акчаны, балаларына операөия яки кичектергесез дәвалану соралган җиде гаиләгә булеп, “Сәламәтлек” сертификатлары әзерләнде. Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сабыларның әниләренә тапшырды.
8 июльдә Татарстан бөтен ил белән бергә искиткеч матур, изге бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.
2018 нче елның 5 нче июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
2018 елның 4 июлендә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ алдыннан Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә “Радуга“ балалар бакчасында чара үткәрделәр.
Баулы районында 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, сирәк исемле ханым Деница Сергеевна Никитина билгеләп үтте. «Деница» исеме бар матур «иртәнге йолдыз» мәгънәсенә ия.
Юбилей көнендә Деница Сергеевна йортында балалары, оныклары җыелды. Әни, әби, карт әби – менә бүгенге көндәге төп исемнәре аның.
Бүген, Татарстан Республикасы көне алдыннан Киров ЗАГС бүлегендә 4 әнигә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.
ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.