Баулы районында 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, сирәк исемле ханым Деница Сергеевна Никитина билгеләп үтте. «Деница» исеме бар матур «иртәнге йолдыз» мәгънәсенә ия.
Юбилей көнендә Деница Сергеевна йортында балалары, оныклары җыелды. Әни, әби, карт әби – менә бүгенге көндәге төп исемнәре аның.
Җиңүне якынлашуга һәм илнең халык хуҗалыгын торгызу өчен керткән зур хезмәте өчен Деница Сергеевна күп төрле медальләр белән бүләкләнә.
Туганнарының котлауларына Баулы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да кушылды. Ул юбилярга Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.