Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 5 нче июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлеева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе И.Ф.Бадреев, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.И. Галяутдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-      гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтле органнарның 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

 -       Татарстан Республикасы законнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтле органнарын оптимальләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын оцифровкабуенча эш оештыру;

-       ГХАТ дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә тәкъдим итү;

-       субвенцияләрне үзләштерү;

-       Бөтенроссия “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәмен оештыру һәм үткәрү;

-       Август аена планлаштырылган Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул итү мәҗлесен әзерләү һәм үткәрү;

-       ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;

-       һәм башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International