8 июльдә Татарстан бөтен ил белән бергә искиткеч матур, изге бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.
Гаилә – бездә булганның, мөгаен, иң мөһимедер. Ул бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннар турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны кичерергә безгә көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшьләргә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.
Нык, тату һәм бәхетле гаилә – безнең дәүләт төзелгән һәм төзелә торган какшамас нигез. Россиялеләр барлык вакытларда да гаилә кыйммәтләренә тирән хөрмәт белән карыйлар. Күп буын гаиләләрнең тарихларыннан безнең бөек Ватанның тарихы оеша.
Үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алган балаларны лаеклы тәрбияләүче ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, күпьеллык гаилә тормышы стажы булган парларга, шулай ук яшь парларга һәм әле үз гаиләсен булдырырга җыенганнарга рәхмәт белдерәм һәм бәхет телим.
Июльнең бу бәйрәм көннәрендә Татарстанныңбарлык шәһәр һәм районнарында йөзләгән зур һәм әһәмиятле чаралар планлаштырылган. Форсаттан файдаланып, республика халкын һәм кунакларын аларда катнашырга чакырам.
Кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары! Чын күңелдән сезне искиткеч бәйрәм - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Гаилә учагыгызның җылысын кадерләп саклагыз. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе А. Р. Шәвәлиева