Мамадыш ГХАТ бүлеген “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә ромашкалар бизәде

2018 елның 6 июле, җомга

2018 нче елның 6 нчы июне көнне иртән-иртүк Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеген “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне символы булган искитерлек  кыр ромашкалары бизәде.

Бүлек ишеген шакыган һәр кеше бүген ромашка бәйләме һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.

Әлеге фотода яңа туган кызлары Алена Кузнецоваага туу турында таныклык алырга килгән әнисе, әбисе һәм бертуган апасы. Әйтергә кирәк, Алена июль аенда теркәлгән алтынчы бала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International