Актүбә бистәсендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» исемле чара үткәрелгән

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

5 июльдә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемле паркта Бөтенроссия «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган чара узды.

 8-нче июльдә «Петр һәм Феврония» Көне билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт өчен бәхетле дип санала. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Азнакай районы Актүбә бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Крашенинников Владимир чыгыш ясады. Һәр гаиләдә дә бала туудан әһәмиятле вакыйга юктыр. Садиевлар гаиләсендә 2018 нче елның 27 июньдә, Йосыф исемле малай туа. Актүбә бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Крашенинников Владимир ата-аналарга тантаналы рәвештә баланың тормышында беренче документын  «Туу турында таныклык»ны  тапшырды. Шулай ук бәйрәмгә 65 һәм 60 ел бергә гаилә тормышын алып барган гаиләләр дә чакырылган иде. Без, бу тантаналы көнне бераз артка борылып карыйбыз. Юбилярларның мәхәббәте һәм язмышы сокландырырлык. Бу көнне безнең «Бриллиант юбилярлар»- Сабирзяновлар  Шамил Әхтәм улы һәм Саимә Закир кызы - Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары; Шепталовлар Александр Иван улы һәм Валентина Сергей кызы, Ильясовлар Ахун Ильяс улы һәм Зөбәрҗәт Мөхәметшин кызы, Фомичевлар Михаил Григорий улы һәм Вера Сергей кызы. Алар бистә җитәкчеләре һәм күп еллар элек хезмәт куйган предприятиеләре җитәкчеләреннән, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр. Гадәттәгечә, юбилярлар бер-берсен юбилей үбешүе белән котладылар. Күп еллар элек кебек алар өчен вальс яңгырады.”Бриллиант юбилярларга” бу кичтә теләкләр, шигырьләр, җырлар башкарылды, чәчәкләр,бүләкләр тапшырылды. Безнең паркта төрле буын, төрле һөнәрләр һәм төрле карашлары булган кешеләр җыелган иде  – тик безнең барыбызны да Мәхәббәт һәм Гаилә  берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International