Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй уздырылды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бәйрәмчә бизәлгән иркен мәйданга, әти-әниләре белән бергә, матур киемнәр киеп, кырыклап бала җыелды. Халыкара  балаларны яклау көнендә Кайбычта “Игелек кыл” дип исемләнгән хәйрия конөерты узган иде. Анда җыелган акчаны, балаларына операөия яки кичектергесез дәвалану соралган җиде гаиләгә  булеп, “Сәламәтлек” сертификатлары әзерләнде. Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сабыларның әниләренә тапшырды. Сабантуй берсеннән-берсе күңелле уеннар белән дәвам итте. Кайбер балаларның хәрәкәтле уеннарде катнаша алмавын искә алып, “Яшь  техник”, “Тылсымлы тартма” “Яшь рәссам”, “Китап биләрендә – кояш нуры”  мәйданчыклары оештырылган иде. Бәйрәмгә килгән һәрбер бала бүләксез калмады.  Бәрәмнән соң балалар җәге кафеда кунак булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International