ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне  уңаеннан 2018 елның 06 июль көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер әнигә  җылы теләкләр юлланды.  Тантанада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанова Люция Рәис кызы , район Пенсия фонды идарәсе  җитәкчесе  Нотфуллин Габделнур Рәшит улы гаиләләргә матур теләкләрен җиткезделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде.  Волонтерлар ромашка бәйләмнәре белән шарлар да бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә биш гаилә чакырылды. 30 ел бергә яшәгән Салахиевлар гаиләсе, 24 ел – Багавиевлар гаиләсе, 36 ел бергә яшәүче Гатиятовлар гаиләсе һәм 32 ел бергә иңгә иң куеп яшәүче Касимовлар гаиләсе чакырылды.

   Анатыш авылында яшәүче Масловлар гаиләсенә  - “За любовь и верность» медаль тапшырылды.  Масловлар гаиләсенә,  2018 елда,  бергә яши башлаганнарына 40 ел  тула. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

2018 нче елның 6 нчы июлендә Менделеевскта Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сарае мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы уздырылды.

Бу чарада иңне-иңгә куеп озак еллар  бергә гомер иткән Казаковлар, Чугуновлар, Нургалиевлар, Вәлиеләр, Мартыновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.

   Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль  районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.

     6 июль көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре районның балалар китапханәсе белән берлектә Уруссу бистәсенең ял итү майданында зур бәйрәм уздырды. Чарага чакырылган гаиләләр төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар һәм үз  бәхетәренең серләре белән бүлештеләр.

Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур киемле биш милләт вәкилләре җырлап-биеп каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.

         2018 нче елның  6 нчы июлендә  Чистай муниципаль  районы  Каргалы авылында  Исламовлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

       Рөстәм Габдрахман улы белән Венера Әхмәдулла кызын котларга "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович  Ксенофонтов, Каргалы җирле үзидарә Башлыгы Заһидуллин Марат Әхмәдулла улы да  килделәр.

6 июльдә ел саен бөтен дөньяның 60 илендә үбешү көне билгеләп үтелә. Бу көнне төрле шәһәрләрдә үбешү темасына төрле бәйгеләр оештырыла.

2018 елның 6 июль көнендә Түбән Кама муниципаль ГХАТ Идарәсендә «Аерылышуларсыз көне» акциясе узды.

6 июль кɵнне  Борнаш авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара  булды. Тантананың сәбәпчелəре 50 ел  бергә кулга кул  тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче ирле-хатынлы Винокуровлар гаилəсе Сергей улы  Вениамин һəм  Василий кызы Людмила.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International