Тәтеш муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2018 елның 6 июле, җомга

    Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.

   Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль  районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.

Туу турында таныклыклар өченче балалары туучы Козловлар гаиләсенә, беренче кызлары туучы Замалтдиновлар гаиләсенә һәм бишенче тапкыр әни булучы Альбина Лузговага  тапшырылды.

“Алтын” юбилярлар Галина Кузьминична һәм Геннадий Васильевич Митрофановлар  50 еллык тормыш бәйрәмнәре белән тәбрикләү моменты аеруча бик дулкынландыргыч булды. Шәһәр җитәкчесе А.В.Тегулев  юбилярларны район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлады һәм котлау адресы тапшырды.

     Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.

     Менә инде 780 ел  православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне бөтен чарада катнашучыларның  күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен  тагын да ныгыту турында уйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International