Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан 2018 елның 06 июль көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер әнигә җылы теләкләр юлланды. Тантанада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанова Люция Рәис кызы , район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Нотфуллин Габделнур Рәшит улы гаиләләргә матур теләкләрен җиткезделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде. Волонтерлар ромашка бәйләмнәре белән шарлар да бүләк иттеләр.