6 июль кɵнне Борнаш авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара булды. Тантананың сәбәпчелəре 50 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче ирле-хатынлы Винокуровлар гаилəсе Сергей улы Вениамин һəм Василий кызы Людмила.
Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов бу парларны кайнар котлады, юбилярларга матур теләкләрен җиткерде. Бу үрнəк, матур гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален, Россия Федерциясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оештыру бүлегенең мактау кәгазен, истәлекле бүләген тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да Винокуровлар гаиләсен,чакырылган кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу матур, үрнәк гаиләгә Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин, авыл халкы, туганнары һәм якыннары матур теләкләрен әйттеләр. Районның мәдәният йорты талантлары,балалары һəм оныклары аларга багышлап үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.