6 июльдә ел саен бөтен дөньяның 60 илендә үбешү көне билгеләп үтелә. Бу көнне төрле шәһәрләрдә үбешү темасына төрле бәйгеләр оештырыла.
Борынгы риваятьләр нигезендә, кеше сулышында аның бар җаны һәм көче чагыла. Шуңа күрә үбешүчеләрнең сулышы кушылуы «җаннар туе» дип аталган.
Түбән Кама яшь парлары да шулай ук рәсми булмаган халыкара бәйрәмгә кушылдылар.