2018 нче елның 6 нчы июлендә Чистай муниципаль районы Каргалы авылында Исламовлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Рөстәм Габдрахман улы белән Венера Әхмәдулла кызын котларга "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов, Каргалы җирле үзидарә Башлыгы Заһидуллин Марат Әхмәдулла улы да килделәр.
Исламовлар гаиләсе - Каргалы авылының хөрмәтле кешеләре. Венера Әхмәдулла кызы озак еллар Каргалы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. 1987 нче елда аңа Халык мәгарифе өлкәсендәге казанышлары өчен атказанган укытучы исеме бирелгән. Рөстәм Габдрахман улы да бик эшчән, Чистай кош фабрикасында зоотехник булып эшләгән. 1989 нчы елда авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен атказанган зоотехник исеме бирелгән.
Хөрмәтле юбилярлар адресына бик күп җылы теләкләр әйтелде. Бәйрәмдә балалары, оныклары, авылдашлары бар иде. Кунакларны юбилярлар өйләрендә бик җылы каршы алдылар һәм истәлекле бүләкләр кабул иттеләр.