ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

Әлки районы китапханә хезмәткәрләре Үзәк паркта гаилә кыйммәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Җәйге уку залы оештырлды Базарлы Матакның Үзәк паркында. Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Паркка килүчеләр игътибарына тәгъдим ителгән китап-иллюстрация күргәзмәсе дә “Өч мәңгелек хакыйкать: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталды. Күргәзмәне караучылар гаиләнең роле, гаилә мөнәсәббәтләрен кору, балалар тәрбияләү турындагы китаплар белән таныша алды.   

 

6 июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм галәләрне тәбрикләү чарасы узды.

Ике игезәк пар сабый белән сөендерде мамадышлыларны быел Аглеевлар һәм Габдуллинар гаиләсе. Ясминә һәм Тимерлан – Булат һәм Гөлназ Аглеевлар гаиләсе өчен котеп алынган сабыйлар, 18 май көнне әти-әнисенә зур сөнеч булып дөньяга аваз салалар. Габдуллинар гаиләсе исә 8 нче июньдә игезәк кызлары Нәзирә һәм Язилә туганнан сон купбалалы гаилә статусына ия булдыдар. Зөлфәт белән Миләүшә яшь кенә булсалар да, тырыша-тырыша 3 бала үстереп яталар.

2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама районы Кама Аланында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган кызыклы викториналар һәм бәйгеләр белән зур бәйрәм чарасы узды.

2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында дәрес узды.


6
июль, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 6 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль  11 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын ике гаилә лаек булды: Семен Николаевич һәм Анастасия Алексеевна Черновлар гаиләсе, Хәйрулла Гарипович һәм Бибиәминә Мөбәраковна Шакировлар гаиләсе.

8 июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәчәкләр. Төп бәйрәм «Әкият» курчак театры каршындагы «Цветочный фестиваль» мәйданында узачак Бәйрәмдә 10 гаиләне "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләячәкләр, шулай ук иң спорт, иҗади һәм интеллектуаль гаилә конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү булачак.

2018 елның 06 нчы июль көнендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 4 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.

2018 елның 6 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә  Виктор Павел улын һәм Екатерина Иван кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде. Ул Зудиннар гаиләсенә  Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле бүләк һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2008 елда үткәрелә башлады. Мәхәббәт, тугрылык медале – Акчәчәк символы. Ул – гаиләдә пакълекне аңлата.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышлап 6 июль көнне Теләче районынын Үзәк поселогында гомер итүче Гариповлар гаилэсенә районның социаль мәсәләләр буенча башкарма комитеты урынбасары Галеев Артем Валерий улы хәм гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе “Мәхәббәт хәм тугрылык” медален тапшырдылар.

8- июль Гаилә, мәһәббәт һәм  тугрылык  көне уңаеннан Тукай районы ЗАГС бүлеге “Гаилә-уртак уй һәм гамәлләр” дигән флешмоб уздырды. Бу чарада 100дән артык кеше катнашты, изге теләкләр язылган открыткалар таратылды. Район волонтерлары көче белән флешмоб 3 көн буе дәвам ителәчәк. Бу акция гаиләләрнең  иминлеген  ныгыту йөзеннән эшләнелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International