Бөтен Рәсәй күләмендә үткәрелә торган гаилә, мәхәббәт тугрылык көнен Буа ГХАТ бүлеге Зудиннар гаиләсә белән үткәрде

2018 елның 6 июле, җомга

2018 елның 6 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә  Виктор Павел улын һәм Екатерина Иван кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде. Ул Зудиннар гаиләсенә  Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле бүләк һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2008 елда үткәрелә башлады. Мәхәббәт, тугрылык медале – Акчәчәк символы. Ул – гаиләдә пакълекне аңлата.

Шулай ук бәйрәмдә яшь әниләргә материнский сертификат капиталы тапшырылды. Бәйрәм ахырында Буа районы ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева кунакларга исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы теләкләрендә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International