2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама районы Кама Аланында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган кызыклы викториналар һәм бәйгеләр белән зур бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм кысаларында бриллиант юбилярларны – Халимовларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мугалим Газизович һәм Флюрә Бадретдиновна өч малай тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алар җиде оныклары һәм алты оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Кама Аланы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова парны күренекле вакыйгалары белән котлады, котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.