“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышлап 6 июль көнне Теләче районынын Үзәк поселогында гомер итүче Гариповлар гаилэсенә районның социаль мәсәләләр буенча башкарма комитеты урынбасары Галеев Артем Валерий улы хәм гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе “Мәхәббәт хәм тугрылык” медален тапшырдылар.
Гариповлар гаиләсе Харис абый хәм Сәлимә апа 54 ел бергә гомер итеп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы Харис абый 40 ел хезмәтен мал врачы хөнәренә багышлый. Сәлимә апа гомере буе фермада сыерлар сава. Икесе дә тырыш хезмәтләре өчен күп санлы грамоталар белән бүләкләнәләр.
Харис абый белән Сәлимә апа бугенге көнгә шөкер кылып үз йортларында бәхетле картлык кичерәләр.