8- июль Гаилә, мәһәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Тукай районы ЗАГС бүлеге “Гаилә-уртак уй һәм гамәлләр” дигән флешмоб уздырды. Бу чарада 100дән артык кеше катнашты, изге теләкләр язылган открыткалар таратылды. Район волонтерлары көче белән флешмоб 3 көн буе дәвам ителәчәк. Бу акция гаиләләрнең иминлеген ныгыту йөзеннән эшләнелә.